Эшләнгәннәр -- халык файдасына
Шәһәр һәм район 2019 елда төзелеш һәм объектларны ремонтлау буенча федераль һәм республика программалары нигезендә нинди эшләр башкарылганлыгы, агымдагы елда ниләр эшләнергә тиешлеге турында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вәкил Гарәфетдинов чыгышы (кыскартып бирелә).
Соңгы елларда Бөгелмә районы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән алып барыла торган дәүләт проектларында һәм социаль программаларда актив катнаша. Узган елда, мәсәлән, 25 юнәлештә эш алып барылды. Баштан ук шунысын искәртәсем килә – республика программаларын үтәгәндә, быел төзелеш тармагында хезмәт һәм куркынычсызлык техникасын саклау җәһәтеннән, бәхетсезлек очракларына юл куелмады. Әмма бу әлеге өлкәдә кагыйдә бозулар булмады дигән сүз түгел.
Торак төзү, ремонтлау. “Торак һәм шәһәр иохите” дәүләт проекты программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елда без 35 мең квадрат метр торак тапшырырга тиеш идек, план үтәлде – 35 136 квадрат метр тапшырылды. Социаль найм килешүе буенча буенча 120 гаилә торакка чират тора, 2019 елда 7 гаилә – социаль найм, 9 гаилә махсус торак наймы килешүе буенча торак шартларын яхшыртуга иреште.
Материалны тулысынча газетабызның 2020 елның 24 гыйнварында чыккан 3нче санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа