Эшлекле сөйләшү: төзелештә һәм...
19 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 245,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планның
93,6 проценты).
Бу турыда 20 декабрь көнне узган эшлекле киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты...
Эшлекле сөйләшү: төзелештә һәм...
19 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 245,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планның
93,6 проценты).
Бу турыда 20 декабрь көнне узган эшлекле киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә, Татарстанда 94 ветеранга 14 йорт төзелеше дәвам итә. Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, быел республиканың 19 муниципаль бе-рәмлегендә төзекләндерелгән бер бүлмәле 309 фатирны сатып алу планлаштырылган иде. 309 торакка да милек хокукы теркәлгән. Шуларның 183енә ятим балалар белән торакны наймга алу килешүләре төзелгән.
Министр урынбасары шулай ук авыл клублары, универсаль спорт мәйданчыклары төзү, сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча 2014 елгы программаларның тәмамлануы хакында да белдерде.
...авыл хуҗалыгында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләрен дәүләт контролендә тоту чаралары турында сөйләде.
ТРда җирләрнең гомуми күләменнән 4,6 миллион гектары - авыл хуҗалыгы билгеләнешендә (шуның 3,3 миллион гектары - сөрүлек җирләр), 2,2 миллион гектары - гражданнар милкендә.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контролендә тоту чараларын үткәрү нәтиҗәсендә, 26,8 мең гектар җир кулланышка кертелгән. "Моннан тыш, кулланылмый торган җирләрне алу мөмкинлеге турында 201 күрсәтмә бирелде һәм 20 кисәтү ясалды, - дип хәбәр итә министр. - Җир - безнең төп байлыгыбыз һәм аңа тиешле мөнәсәбәт булырга тиеш".
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалануны һәм ташландык җир кишәрлекләре мәсьәләсен активрак контрольдә тотарга киңәш итте. "Без авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалану мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга тиеш", - дип ас-сызыклады республика башлыгы.