Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсиясен кабат чутлады һәм нәтиҗәдә август аенда әлеге категория пенсионерларның пенсия акчасы беркадәр арта.

Бу арту узган елда эшләгән вакытта алар исеменнән Пенсия Фондына иминият взнослары түләнгән картлык я инвалидлык пенсиясе алучы һәр кешегә кагыла.

Традицион индексация вакытында пенсионерларның пенсия күләме билгеле бер процентка артса, бу очракта эшләгән һәр кешенең пенсиясе аерым чутлана һәм ул пенсионерның узган елда нинди хезмәт хакы алуына карап арта. Пенсия акчасын бу рәвешле исәпләү барышында максималь арту күләме, 2017 елгы күрсәткечләргә карап, өч пенсия баллы белән чикләнә һәм оператив мәгълүматларга караганда, быел уртача 170, 14 сум тәшкил итәчәк. Иминият пенсияләрен кабат чутлап, өстәмә акчаны түләү өчен региональ Пенсия Фонды бюджтында 49 миллион сумнан артык акча каралган.

2017 елның август аенда Татарстанда 2016 елда эшләгән 316 мең 400 пенсионерның пенсиясе кабат чутланган һәм уртача исәпләгәндә 137,80 сумга арткан иде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса