Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эш дәвам итә

Шәһәр урамнарын кардан чистарту эше дәвам итә. Җыелган карны шәһәрдән читкә чыгару мәсьәләсе быел кабыргасы белән куелды. Әлеге эшнең ничек барганын җитәкчеләр даими контрольдә тота. 21 гыйнвар иртәсендә шәһәр мэры Линар Закиров Гоголь урамын кардан арындыру эшен тикшерде. Урамнарны кардан чистартуга җаваплы "Дорремстрой" җәмгыяте директоры Ильяс Бакиров тәүлек әйләнәсенә эшләүләрен,...

Шәһәр урамнарын кардан чистарту эше дәвам итә. Җыелган карны шәһәрдән читкә чыгару мәсьәләсе быел кабыргасы белән куелды. Әлеге эшнең ничек барганын җитәкчеләр даими контрольдә тота. 21 гыйнвар иртәсендә шәһәр мэры Линар Закиров Гоголь урамын кардан арындыру эшен тикшерде. Урамнарны кардан чистартуга җаваплы "Дорремстрой" җәмгыяте директоры Ильяс Бакиров тәүлек әйләнәсенә эшләүләрен, көн саен шәһәрдән 80 - 90 машина кар чыгарылуын әйтте. Шулай да техниканың җитеп бетмәве сизелә, яңаларын сатып алу мәсьәләсе инде тикшерелгән, газ ягулыгы белән эшли торган өч берәмлек техника алу өчен килешү төзелгән.

Күпфатирлы 674 йорт ишегалдын җыештыру өчен 8 идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте җаваплы. Ишегалларын җыештыру өчен 8 берәмлек техника һәм 146 кеше җәлеп ителә икән. Болар турында "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" директоры Татьяна Никулина сөйләде. Идарәче компанияләргә өстәмә техника сатып алу мәсьәләсен хәл итү бурычы актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса