Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эш башлана, эш дәвам итә

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге иҗтимагый совет әгъзалары, быел узган беренче утырышларында, бүлекнең шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Ленар Әхмәтҗанов белән бергәләп, полицейскийлар ярдәме белән якын киләчәктә башкарырга тиешле эшләр турында фикер алыштылар.

Иҗтимагый совет шәһәр һәм авыллардагы мәктәпләрдә, уку йортларында снюсларга каршы көрәшүгә, имин булмаган гаиләләрдәге һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар проблемаларына, юл хәрәкәте өлкәсендә җәмәгать контрольлеген булдыруга һәм шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә ниятлиләр.  

Шушы ук утырыш барышында расланган 2020 елга эш планы нигезендә, совет әгъзалары тарафыннан Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итүне оештыру, административ һәм җинаять җаваплылыгы нигезендә тоткарланган кешеләрне тоту урыннарын тикшерү кебек вәкаләтләрне гамәлгә ашыра башлау кирәклегенә дә басым ясалды.  

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса