Энергияне сак тоту технологияләре: Бөгелмә районында яктырткычларны светодиодлы яктырткычларга алыштырдылар
Яңалыклар

Энергияне сак тоту технологияләре: Бөгелмә районында яктырткычларны светодиодлы яктырткычларга алыштырдылар

Спас авыл җирлегендә яңа светодиод фонарьлар монтажланды.

Җирлек башлыгы Алексей Мухалев сүзләренә караганда, яктырткычлар саны арту нәтиҗәсендә, төнге сәгатьләрдә авыл урамнары шактый яктырды һәм юлларда куркынычсызрак була башлады. Яңа фонарьлар, беренче чиратта,  үзәк урамнарда һәм мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб һәм кибет кебек социаль әһәмияткә ия объектлар тирәсендә урнаштырылды..

Бүгенге көндә Спас авыл җирлегендә светодиодлы фонарьларга күчү 90 процентка башкарылган. Заманча  яктырткычларның энергия нәтиҗәлелеге җирлек бюджетының бер өлешен янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Спас һәм Ефановка авылларында барлыгы 8 урамда 80 яңа яктырткыч урнаштырылды. Бу эшне башкару урамнарны яктыртуны модернизацияләү буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.