Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Элвин Грей буйдак тормышы белән хушлашырга җыена

Танылган җырчы, яшь кызларның мәхәббәтен яулаган Элвин Грей берәүгә дә әйтми генә өйләнергә җыена, бугай.

Ник дигәндә, соңгы араларда Элвин Грей белән еш кына фотолары күренгән Инзилә никах киеменнән төшкән сурәтен Интернетка куйган. Язылучылары исә  аны никах белән тәбрикләгән. Инзилә барысына да рәхмәтен җиткергән.

Әмма булачак бәйрәм турында ул да, Элвин Грей да бернинди мәгълүмат биргәне дә юк әле. 

Бер интервьюда Радик 32 яшем дә өйләнәм, дигән иде. Быел май аенда аңа 31 тула. Бәлки җырчы күзаллауларын үзгәртергә уйлагандыр? Кем белә бит...

P.S. Радик Юльякшинның сөйгәне хакында биредә укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса