Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Елның иң яхшы тәрбиячесе

Конкурста Бөгелмә шәһәренең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Элеонора Хәбибуллина һәм Рушания Мохтарова җиңү яулады.

Татарстан Республикасында 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр узган «Елның балалар китапханәчесе» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручы – Татарстанның Республика балалар китапханәсе, гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына төрле иҗади эшләр тәкъдим итте: Татарстан язучысы яки шагыйре иҗаты буенча мультимедиа презентацияләре белән тулыландырылган чара сценарие; китап укудан башка кешелек киләчәгенә шик тудыручы әсәрләр турында фикер алышу; китапханәдә Әтиләр көнен үткәрү программасы; китапханә эше турында мультимедияле презентация.

Катнашучыларның барлык эшләре дә берничә тапкыр каралды, биш баллы система буенча бәяләнде һәм жюри хөкеменә тәкъдим ителде.

Конкурста Бөгелмә шәһәренең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Элеонора Хәбибуллина һәм Рушания Мохтарова җиңү яулады.

Жюри әгъзалары иҗади эшләр әзерләгәндә күп көч һәм вакыт сарыф ителгәнлеген билгеләп үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән материалларны анализлау һәм катнашучылар тарафыннан башкарылган иң яхшы гамәли эшләр урнаштырылган электрон җыентык төзелде.

Анна ПАХОМОВА, үзәк балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса