Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Елмаю кешене бәхетле итә

Бөгелмәлеләр, карантинда булган кешеләргә рухи ярдәм йөзеннән, елмаю флешмобына кушылды.

Бүгенге көндә Татарстанда меңнән артык кеше, корнавирус аркасында, карантинда утыра. Аралашу даирәсе чикләнсә дә, кешеләр күңелләрен төшерми, киресенчә, уен-көлкегә урын киңәя дә төшкән кебек тоела әле. Коронавируска бәйле ажиотаж, төрле-имеш мимешләргә, мәгълүмати ыгы-зыгы һәм вәсвәсәләргә каршы тору өчен – юмор иң көчле корал ул.

Шуны күздә тотып, татарстанлылар флешмоб оештырырга, социаль челтәрләрдә елмаюлы йөзләрне күбрәк күрсәтергә дигән карарга килделәр. Идея – “Минем белән бергә хыяллан” дигән Бөтенроссия хәйрия проектыннан. Инициативаны күп кенә бөгелмәлеләр, шул исәптән безнең “Бөгелмә авазы” коллективы да хуплап, күтәреп алды һәм #воВсе32#мечтайсомной хештеглары  белән фотосурәтләр урнаштыра башладылар да инде. Ихлас елмаю – кешенең кәефен күтәрә, бәхетле итәргә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса