Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Еланнар арткан, сак булырга кирәк

Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлашкан

Зыян күрүчегә беренче ярдәм турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте

"Жгут салырга яки салкын әйбер куярга, тәннең зыян күргән урынын кисәргә яки яндырырга ярамый. Кара елан агуында аксым күп.

Ул кан белән тәэмин ителешне боза, лимфостаз китереп чыгара. Кан агу акрыная. Шуның хисабына кул-аяклар өч-дүрт тапкыр зурая. Медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулын югалтырга мөмкин", — дигән белгеч.
Урманга, сулыкка яки болынга барганда аллергиягә каршы антигистаминлы  (Әтнә таңы: тавегил, супрастин, лоратадин  кебек дарулар керә моңа) һәм гормональ препаратлар алырга киңәш ителә. Елан чакканнан соң кеше бу ике препаратны кабул итсә һәм күп итеп чиста су эчсә, кешенең хәле җиңеләячәк.
"Дару эчкәч, агу таралмасын өчен,  аяк-кул хәрәкәтен чикләгез. Имгәнүчене ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенә яки Казандагы җиденче шәһәр хастаханәсенең токсикология үзәгенә китерергә кирәк", - дигән Алия Насыйбуллина. -  фото да шушы чыганактан алынды -  https://intertat.tatar/copayjavap/elan-chaksa-nishl-rg-/

 

- Аллага шөкер, әле безнең районда елан чагып мөрәҗәгать итүчеләр юк. Бездә кара еланнар күп, урманнарга, болыннарга чыксагыз, аягыгызга итек кисәгез яхшы, кулыгызда таяк булса, тагын да шәп. Капшап барсагыз, еланны күрми калмассыз.  Инде чага калса, тиз арада "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать итсәгез яхшы, больницада сезгә ярдәм күрсәтәчәкләр, аның махсус сывороткасы бар. Чаккан урынны берничек тә актарырга, чокынырга кирәкми.  Кара елан чаккан очракта үлем куркынычы алай ук зур түгел. Ләкин башны, аркагызны чакса, бик ашыгыч эш итәргә кирәк. Еланның  чакканнан соңгы  булган аллергия реакциясе аеруча куркыныч, - ди Әтнә район больницасының баш эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Гади кара елан — безнең илнең иң билгеле агулы еланнарыннан берсе. Ул бөтен урман зонасында киң таралган.

Кышкы йокыдан апрель азагы — май башында «уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда — агач төпләрендә, ауган агач астында, өем асларында, юл буйларындагы сөзәклекләрдә күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына. Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, ләкин Татарстанда ешрак кара төстәгесе очрый. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган, соры тостә-гесе сирәк очрый, һәм ул күбрәк яшь еланнарда күзәтелә. Ана гади кара елан август аенда 17-19 см озынлыктагы 14 ләп бала тудыра. Олы еланнарның озынлыгы 80-90 см га җитә. Гади кара елан төрле умырткалыларны — вак кимерүчеләрне, көрәнтешләрне, кәлтәбака һәм хәтта ояларын җирдә ясаучы кошларның нәни кошчыкларын да аулый. Табышын бөтен килеш йотып җибәргәнче, башта агуы белән үтерә. Кара еланнарның агу-теш аппараты катлаулы төзелешле. Аларның агулы казык тешләре эре һәм яткан хәлдә генә авыз эченә сыеп бетә. Агу бизләре — үзгәргән селәгәй бизләре. Корбанының җәрәхәтләнгән урынына агу шприцны (укол энәсен) хәтерләткән куыш теш буйлап агып төшә. Татарстанда кара елан чагу очраклары чагыштырмача сирәк, ул да булса кешеләрнең саксызлыгы аркасында гына. Шуңа күрә гөмбә, җиләк җыйганда, печәнлекләрдә, гомумән, кара елан булган урыннарда сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Еланнар беркайчан да башлап үзләре һөҗүмгә ташланмыйлар, алар үзләренә куркыныч янаганда гына тешлиләр (чагалар). Кара елан агуы дару препаратлары ясау өчен файдаланыла. Гади кара елан, сан ягыннан кими барганлыктан, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

https://tt.wikipedia.org/wiki/Гади_кара_елан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса