Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ел ярым машинасыз

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенә караганда 13нче гыйнвардан 19на кадәр 11 ачык суд утырышы үткәрелгән.

Анда Елена Леонидовна Баркалова, Расих Хөсәен улы Фатыйхов, Михаил Николаевич Плеханов, Алексей Николаевич Романов, Айдар Дамир улы Гафиятуллин, Антон Владимирович Карпов, Ирина Владимировна Чурина, Марсель Мәүләви улы Габделнасыйров, Фидан Камил улы Галиуллин, Сергей Анатольевич Дозоров һәм Константин Азар улы Усубалиев исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка һәм медицина тикшерүе узу турында законлы таләпләрен үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Хокук бозучыларның һәркайсына 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар законлы үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса