Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Ел укытучысы-2022”

Региональ этапта катнашу өчен зона этабында катнашучылар арасыннан “Ел укытучысы” номинациясендә – 40, “Педагогик дебют”та – 25 педагог билгеләнәчәк.

“Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Беренче этаптан башлап, катнашучылар ике номинациягә бүленде: “Педагогик дебют” (хезмәт стажы 3 елдан артмаганнар) һәм “Ел укытучысы” (хезмәт стажы кимендә 5 ел).

Республикада конкурсны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләренең берсе булып, зона этабы булу. Ул 2022 елның 10 февраленнән 5 мартына кадәр

аерым график буенча үткәрелә.

Бәйгенең зона этабы 9 конкурс мәйданчыгында узачак. Бөгелмәдә “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының зона этабы 14–15 февральдә үтте. Ике көн дәвамында Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарының иң яхшы укытучылары үзләренең укыту осталыкларын күрсәттеләр.

Дәрәҗәле конкурсның зона этабында катнашучыларны аерым фән-нәрне тирәнтен өйрәнүче 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә каршы алдылар.

Бөгелмә җире бу этапта катнашучы 16 конкурсантны кабул итте, шуларның 3се безнең якташларыбыз. Екатерина Андреевна Маркелова (16нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы) һәм Азат Исмәгыйль улы Сабиров (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы) “Ел укытучысы” номинациясендә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Ә 6нчы урта мәктәпнең физик культура укытучысы Рамил Раушан улы Алтынбаев “Педагогик дебют” номинациясендә үзенең осталыгын күрсәтте.

Региональ этапта катнашу өчен зона этабында катнашучылар арасыннан “Ел укытучысы” номинациясендә – 40, “Педагогик дебют”та – 25 педагог билгеләнәчәк.

Конкурсның төбәк этабын март азагында үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса