Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус фольклоры фестивале беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.

Бәйрәм чаралары Лаеш районының Рус Никольское авылында 18 майда башланачак һәм 23 майга кадәр дәвам итәчәк.

     «Каравон» рус фольклорының популяр фестивале Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә. Быел исә мастер-класслар, әйлән-бәйлән, концертлар, түгәрәк өстәлләр интернет челтәре ярдәмендә Никольское авылына күченә һәм бу бәйрәмнең тарафдарлары гадәти булмаган форматта булса да күңел ачу атмосферасына чума алачаклар.

     Фестивальнең исеме иске славяннардан «әйлән – бәйлән» дип тәрҗемә ителә, ә бу бию үзе «кояш буенча каравон адымы» күршеңнең чәнти бармагын тотып,борынгы халык җырлары астында әйлән-бәйлән йөрү.

     Фестивальнең хедлайнерлары итеп танылган башкаручылар – «Ворожея» Төркеме, «Пелагея» проекты резиденты «Репа& Поверье» фолк-төркеме һәм башкалар билгеләнде.

     23 майда «Каравон» XXVIII фольклор бәйрәме аудиториясенә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

    Онлайн-чаралар афишасын татар-информ сайтында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса