Ел башыннан Бөгелмәдә 284 бала дөньяга килгән
Баланың иң зур авырлыгы 4300 грамм, иң кечкенәсе 480.
Бөгелмә муниципаль районында 2023 елның 5 аенда 284 бала 144 кыз һәм 140 малай дөньяга килгән. Алар арасында бер игезәк.
Баланың иң зур авырлыгы 4300 грамм, иң кечкенәсе 480. Беренче балалары 99 гаиләдә, икенче балалары 94 гаиләдә туа. Беренче тапкыр «күп балалы гаилә» статусын 70 гаилә ала, дүртенче һәм аннан соңгы балалар 21 гаиләдә туа. Беренче баласын тапкан әниләрнең уртача яше 27 яшь.
Малайлар арасында иң популяр исемнәр Роман, Максим һәм Егор була. Кызларга ешрак Ева, Василиса һәм Варвара исемнәре кушканнар. Иң сирәк исемнәр Теодор, Яромир, Эльман, Мирай һәм Айрис була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа