Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда, “Экология” илкүләм проекты кысаларында, 600 гектардан артык җирдә урман утыртылды.

Ел дәвамында республикада урманнарны торгызу эшләрен барлыгы 4 784 гектар мәйданда башкару күздә тотыла.

 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Шул исәптән урман культуралары 592,4 гектар мәйданда утыртылды, урман үрчетү – 18,6 гектарда», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

«Экология” дәүләт проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 2020 елда барлыгы 4 784 га мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. В 2019 елда  2514 гектарда эшләнгән иде, дип хәбәр ителә «Татар-информ» агентлыгында.

 Татарстан Урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр белән дә мәшгуль. Чокырлы һәм калкулыклы урыннарда – 480,7 гектарда, урман культураларын баету буенча өстәмә эшләр 465 гектарда башкарылды,  урман питомникларында 1,35 гектар мәйданда орлык чәчелде.

Татарстан Республикасында урманнарны саклау региональ проектының төп максаты2024 елга кадәр   карата урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100 проөентка тәэмин итү. Эшләр Россия  Президенты Владимир Путин инициативасы белән Экология дәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса