Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ел башыннан бирле Бөгелмәдән 14 мең кубометр кар чыгарылган

Температура төшү һәм явым-төшемнәр аркасында аерым участокларда кольялар, кар көртләре барлыкка килгән, бу юл-транспорт һәлакәтләренең бер сәбәбе булып тора һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгына куркыныч яный.

Бөгелмә Сервис оешмасы эше турында бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләштеләр. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.

Температура төшү һәм явым-төшемнәр аркасында аерым участокларда кольялар, кар көртләре барлыкка килгән, бу юл-транспорт һәлакәтләренең бер сәбәбе булып тора һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгына куркыныч яный.

Булган җитешсезлекләрне бетерү турында Бөгелмә Сервис җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген шәһәрне җыештыру эшенә 20 берәмлек техника җәлеп ителгән. Урамнарны киңәйтү һәм кар чыгару өстенлекле бурыч. Ел башыннан бирле 14 мең кубометр кар чыгарылган.

Кышкы чор – юл хезмәтләре өчен иң авыр чорларның берсе. Гражданнарыбызның иминлеге сезнең эшнең сыйфатына бәйле. Эшне көчәйтергә кирәк, диде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса