Ел башыннан Бөгелмә районында 134 бала туган
66 малай һәм 68 кыз дөньяга килгән.
Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче нәтиҗәләрен ясадылар.
52 гаиләдә – беренче, 55ендә икенче балалар туган. 24 гаилә беренче тапкыр күп балалы булган, 3 гаиләдә дүртенче сабыйлар дөньяга аваз салган.
Узган айга килгәндә, мәсәлән, февральдә туган иң кечкенә сабыйның авырлыгы 1 789 грамм тәшкил иткән, ә иң зурысы 4 780 грамм булган.
Иң яшь әнигә – 18, иң олы әнигә – 39 яшь. Иң яшь әтигә – 19, иң олы әтигә – 49 яшь.
Февраль аенда малайларга кушылган иң популяр исемнәр – Дмитрий һәм Роман, ә кызларга – София һәм Александра.
Балаларга бирелгән гадәти булмаган исемнәр арасында Паулина, Виталина, Камо, Билол бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа