Ел ахырына Татарстанда 3 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылачак
Яңалыклар

Ел ахырына Татарстанда 3 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылачак

Республиканың барлык төзелеш тармагы бу бурычны үтәүгә юнәлдерелгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында хәбәр иткәнчә, ел ахырына Татарстанда 3 млн.кв. метр торак сафка бастырылачак һәм хәзер бөтен төзелеш тармагы бу бурычны үтәү өстендә эшли. 


"Татарстан Республикасында 5 ел дәвамында 3 млн 600 мең кв. метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк", - дип билгеләп үтте ул. 


Интервьюның тулы версиясе белән Sntat газетасында танышырга мөмкин, ә видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин. 
Моннан тыш, “Татарстан 24” телеканалында бүген  18 сәгать 30 минутта, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый аласыз.