Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Экспертлар туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Эфирның темасы: "Балаларны криминалдан ничек сакларга".

Бүген көннең ике сәгатендә экспертлар ТР Министрлар Кабинеты сайтында туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эфирның темасы - «Балаларны криминалдан ничек сакларга". Очрашуның модераторлары итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева билгеләнде.

Экспертлар-ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең 3 бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса