Эксперт телефонда ни өчен номерларны «әни» һәм «әти» дигән язулар астында сакларга ярамавын аңлатты
Мобиль телефон – шәхси мәгълүматларны бик күп туплаган нәрсә.
– Аның югалган, онытылган яки урланган булу ихтималын истә тотып, куркынычсызлыкның гади генә кагыйдәләрен үтәү бик мөһим: шул исәптән, туганлык дәрәҗәсен искә алып, якын туганнарыгызның тулы мәгълүматларын күрсәтмәгез, – дип сөйләде "Прайм" агентлыгына Мәскәүнең “Защита” адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов. – Мәсәлән, беркайчан да контактта “әни” яки “апа” дип, күрсәтеп, исемен һәм әтисенең исемен язмагыз. "Санап үтелгән бар нәрсә, телефоныгыз алар кулында булса, җинаятьчеләргә ярдәм итәчәк. Бу очракта сез инде якыннарыгызга шылтырата һәм телефоныгызны югалту турында сөйли алмыйсыз, аның каравы, шул ук аппараттан һәм сезнең исемегездән әниегезгә яки әтиегезгә сезнең гаджетны тапкан яки урлаган кешеләр шылтырата яки хәбәр җибәрә ала, – дип аңлатты эксперт.
Еш кына бу хәбәр түбәндәгечә була: “Сөекле әнием, мин сөйләшә алмыйм, әмма сиңа хәзер бер кеше шылтырата, син ул кушканнарны эшлә”. Аннары алдакчылар икенче номердан әни кешегә шылтыратып, бик күп күңелсезлекләрдән котылу өчен, сезгә ашыгыч рәвештә акча кирәклеге турында сөйләячәкләр.
“Алар юл-транспорт һәлакәтләреннән һәм полиция тарафыннан тоткарланудан алып, булган бурычлар яки сезне кыен хәлгә куярдай мәгълүматка кадәр төрле булырга мөмкин”, – дип өстәде юрист.
Аппарат тарафыннан каралган төрле саклау функцияләрен куллануның мөһимлеге турында да онытырга ярамый: смартфонга банк карталарына керү кодларын язмагыз – телефон кенәгәсендә дә, аппаратның блокнотына да. Фатир һәм кат номерларын күрсәтеп, домофоннарның керү кодларын күрсәтмәгез.
"Игътибарлы булыгыз һәм вакыт-вакыт телефон эчтәлеген тикшерегез, потенциаль сезгә зыян китерергә мөмкин булган мәгълүматны төзәтегез һәм бетерегез", – дип йомгаклады эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа