«Экопозитив-2022» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү игълан ителде
«Экопозитив-2022» премиясенә сигез номинация керә.
Бөтенроссия ЭКА хәрәкәте «Экопозитив-2022» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итүне игълан итә. Премия Мәскәүнең иҗтимагый элемтәләр комитеты ярдәме белән үткәрелә.
Аның максаты - табигатьне саклауга, экологик хокукларны яклауга һәм Россиядәге экологик хәлне яхшыртуга зур өлеш керткән оешмаларның һәм аерым кешеләрнең казанышларын билгеләп үтү.
"Экопозитив-2022" премиясенә сигез номинация керә.
Премиягә 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр, шулай ук Россия Федерациясендә теркәлгән оешмалар дәгъва итә ала. Һәр номинациядә ике җиңүчене билгеләп үтәчәкләр: социаль челтәрләрдә халык тавыш бирүе нәтиҗәләре һәм жюри сайлау буенча.
Бүләкләү тантанасы декабрьдә узачак. Премия лауреатлары Мәскәүдә очрашачак, ә тамашачылар чарага онлайн форматта кушыла алачак.
Катнашу өчен гаризаны сайтта 15 октябрьгә кадәр махсус формада калдырырга кирәк:
https://ecopositiv.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа