Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Екатеринбургта ВИЧ таралу вазгыяте эпидемия стадиясенә җиткән

Россия төбәкләре арасында ВИЧ-инфекция таралу буенча Свердловск өлкәсе беренче урында. Бу хакта матбугат конференциясендә Екатеринбург Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Савинова белдерде, дип яза "ТАСС". "ВИЧ-инфекциянең таралуы - ул 100 мең халык арасында авыручыларның уртача күрсәткече, безнең өлкәдә 2016 елның 9 аенда 100 мең кешегә 118,2 авыру туры...

Россия төбәкләре арасында ВИЧ-инфекция таралу буенча Свердловск өлкәсе беренче урында. Бу хакта матбугат конференциясендә Екатеринбург Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Савинова белдерде, дип яза "ТАСС".

"ВИЧ-инфекциянең таралуы - ул 100 мең халык арасында авыручыларның уртача күрсәткече, безнең өлкәдә 2016 елның 9 аенда 100 мең кешегә 118,2 авыру туры килә, узган ел бу күрсәткеч югарырак булган - 100 мең кешегә - 170,1", - дигән Савинова.

Спикер фикеренчә, Свердловски өлкәсендә ВИЧ-инфекция таралу төбәкнең үзенчәлегенә бәйле. "Безнең өлкәдә колонияләр күп, аларда ВИЧ-инфекция таралу дәрәҗәсе югары. Моннан тыш, Свердловск өлкәсендә ВИЧка тикшерү 23 процентка җитә, башка төбәкләрдә халыкның 15 проценты гына тикшерелә", - дип ачыклык кертте ул.

Екатеринбургта ВИЧ-инфекция таралу белән вазгыять күптән эпидемия стадиясендә дип белдергән Савинова. "Хәзер Екатеринбургта яшәүче һәр 50нче кеше ВИЧ-инфекцияле", - диде ул.

Свердловск өлкәсе СПИДны кисәтү һәм көрәш үзәге мәгълүматлары буенча инфекциянең беренче очраклары ачыкланганнан алып (1990 еллар башы) 85,8 мең авыру теркәлгән, агымдагы елның гыйнварыннан алып сентябрьгә кадәр 5,1 мең очрак ачыкланган.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса