«Единая Россия» штабында сайлауларны он-лайн режимында күзәтеп баралар
Сайлау штабы тәүлек әйләнәсенә эшләү режимына күчкән. "Единая Россия" БСП ТРБ сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, штаб тулы канлы тормыш яши. "Без Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы җирле штаблар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр ике сәгать саен алардагы сайлау нәтиҗәләрен беләбез. Ул нәтиҗәләрне йомгаклап, Мәскәүгә җибәрәбез. Куанычка күрә, әлегә провокацияләр, инцидентлар юк....
Сайлау штабы тәүлек әйләнәсенә эшләү режимына күчкән. "Единая Россия" БСП ТРБ сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, штаб тулы канлы тормыш яши. "Без Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы җирле штаблар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр ике сәгать саен алардагы сайлау нәтиҗәләрен беләбез. Ул нәтиҗәләрне йомгаклап, Мәскәүгә җибәрәбез. Куанычка күрә, әлегә провокацияләр, инцидентлар юк. Сайлау кампаниясе оешкан төстә үтә", - дип билгеләгән Ф. Мөхәммәтшин.
Кич белән "Единая Россия"нең Татарстан бүлеге вәкилләре партия рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үтәчәк видеоконференция эшендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа