Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эчкәннең урыны руль артында түгел

Бөгелмәнең 45 яшьлек ир-егетенә суд булды.

Ул РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 264.1нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә – исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган кешенең кабат исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе. 

Узган 2019 елның 3 июлендә аннан 30 сум штраф түләтү һәм үзен 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылган булган. Шуңа да карамастан, шул ук узган елның 16 ноябрендә полиция хезмәткәрләре аны кабат исерек хәлдә машина йөрткән чагында туктаталар. 

         Судта хөкемдарлар гаеплене 160 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү һәм 1 ел да 10 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. 

         Шундый ук кыңгыр гамәле өчен 2017 елның 6 июлендә 30 мең штраф түләгән, 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 50 яшьлек ир кеше дә үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган, күрәмсең – 2019 елның 3 октябрендә юлда аны Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре туктата, ул медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Ир кеше 180 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп ителә һәм 2 ел дәвамында ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә

Ленар МИҢНЕБАЕВ,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса