Эчкечеләргә ярдәм кулы сузалар
Хроник алкоголизм белән авыручыларга республика реабилитация үзәге ярдәм итә.
Адресы: Строительная урамы, 16нчы йорт, Бөгелмә психик-неврологик диспансер. Бу үзәктә реабилитация бүлеге, стационар һәм амбулатория, көндезге стационар эшли.
Үзәктә эшләүче табиблар зур тәҗрибәгә ия. Алар алкоголь, наркотикка бәйле кешеләрне дәвалауда куркыныч булмаган методикалар кулланып эшли. Һәр дәваланучыга – шәхси караш. Дәвалану нәтиҗәсе 70 проценттан артык. Туганнар өчен консультация. Белешмәләр өчен телефон: 8-937-598-17-89.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа