Эчке эшләр бүлеге котлаулар кабул итә
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге органнары штабы хезмәткәрләре бу көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының оешуына 100 ел тулу уңаеннан котлаулар кабул итә.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы А. Баһауов та хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм – олы юбилей белән тәбрик итте.
Штаб бүлекчәләренең эчке эшләр органнары эшчәнлегендә бик мөһим роль тотуын билгеләп, полиция полковнигы Айрат Баһауов хезмәткәрләргә намуслы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, чәчәкләр, истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Юбилей уңаеннан оештырылган тантанада шулай ук бүлек начальнигы урынбасарлары Роман Водников, Сергей Анисимов та катнаштылар. Алар да штаб эшчәнлеге турында җылы сүзләр әйттеләр, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia