Дзюдочылар булдыра
Казанда 15 яшькәчә булган балалар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда бөгелмәлеләр дә көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче мәктәп укучысы Мария Запольских пьедесталның югары баскычына менде. Бронза медальгә Элина Виноградова (6 нчы мәктәп) белән Виктория исламова (7 нче гимназия) лаек булды. Җиңүчеләр (барысы да тренер Илдар Фәттахов кул астында...
Казанда 15 яшькәчә булган балалар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда бөгелмәлеләр дә көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче мәктәп укучысы Мария Запольских пьедесталның югары баскычына менде. Бронза медальгә Элина Виноградова (6 нчы мәктәп) белән Виктория исламова (7 нче гимназия) лаек булды.
Җиңүчеләр (барысы да тренер Илдар Фәттахов кул астында шөгыльләнәләр) Татарстан җыелма командасына керде. Алар республика данын Пенза шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы ярышларында яклаячак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа