Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дзюдо буенча Европа чемпионаты: Татарстаннан – Бразилиягә

20 - 24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е - Россия спортчылары. Ярышларны төп уздыру урыны буларак "Татнефть-Арена" боз сарае сайланган. Казанда узачак Европа чемпионатында 16 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 7 авырлык үлчәвендә көч сынаша. Ир-атлар - 60,...

20 - 24 апрельдә Казанда дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Көч сынашырга 40тан артык илдән 400 спортчы килергә җыена. Аларның 38е - Россия спортчылары.

Ярышларны төп уздыру урыны буларак "Татнефть-Арена" боз сарае сайланган. Казанда узачак Европа чемпионатында 16 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 7 авырлык үлчәвендә көч сынаша. Ир-атлар - 60, 66, 73, 81, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары авырлык. Хатын-кызлар өчен - 48, 52, 57, 63, 70, 78 һәм 78 килограммнан югары авырлык каралган. Болардан тыш команда беренчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында да 1әр комплект медаль уйнатыла.

Европа чемпионатына әзерлек эшләре турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашуында узган киңәшмәдә дә сөйләштеләр.

- Әлеге чемпионат Рио-де-Жанейрода узачак 2016 елгы Олимпия уеннарына сайлап алу этабы булып тора. Бу ярышларның дәрәҗәсен арттыра, - дип ассызыклады Илдар Халиков. - Европа чемпионатын уздыручы буларак, Россия күбрәк санда спортчылары белән катнашу мөмкинлегенә ия. Шулай булгач, бу Россиянең Бразилиядәге Уеннарга юллама алу мөмкинлеген дә арттыра.

Илдар Халиков әйтүенчә, Россия җыелма командасы составында Татарстан вәкиле, 20 яшьлек Нияз Билалов та бар. Ул Чаллының "Олимпийский" спорт мәктәбе шәкерте.
Дзюдо буенча Европа чемпионатына билетлар март аенда сатыла башлый. Бәяләре - 150-300 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса