Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәваланган өчен зыян салучы түләсен...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хөкем ителгән кешеләрне дәвалаган өчен тотылган дәүләт акчасын алардан кайтарып түләтү мәсьәләсен суд аша таләп итә.

Җинаятьтән зыян күргән кешеләрне дәвалауга тотылган акча хөкем ителгән затлар тарафыннан Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджетына кайтарылырга тиеш.

Килештерү судьяларының һәм шәһәр судының 4 кешегә мөнәсәбәттә РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсенең 1нче өлешендә (аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян салу) һәм 115нче маддәсенең 2нче өлеше, “п” пунктында (корал сыйфатында ни дә булса кулланып, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу) каралган җинаятьтә гаепле дип, хөкем карары чыгарулары прокуратураның да эш кузгатуына сәбәпче булды. Зыян күрүчеләрне дәвалау өчен дәүләт сарыф иткән сумма 39 мең сумнан артып китә һәм ул акча Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан түләнгән. РФ Гражданнар кодексының 1081нче маддәсе нигезендә, бер кешенең икенче кешегә  салган зыянны каплаган як зыян салучыдан матди чыгым суммасын кайтарып сорарга хокуклы.

Прокурор таләпләре хәзер тикшерү-карау стадиясендә.

Елена САДЫЙКОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса