Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дуслар, өмет һәм ышаныч

Узган елның сентябрь аенда Карабаш авылы мәдәният йортында социаль педагог Юлия Төхбәтуллина җитәкче-легендә “Игелек Салават күпере” проектын тормышка ашыруга керештеләр.

Ул бу хезмәтен 2020 елда “Татнефть”нең “Игелек энергиясе” бәйгесендә откач башлады. Быел проект дәвам итте. 2021 елгы грантларның чираттагы конкурсының йомгакларын Юлия дулкынланып һәм барысы да килеп чыгачагына ышанып көтте. Социаль педагогны сиземләве алдамады. “Татнефть” оешмасы чираттагы проектын үстерүгә акча бүлеп бирде.

Беренче грант матди-техник җиһазландыруга, арттерапия, пластилинография, декоратив-гамәли сәнгать дә-ресләре үткәрү өчен җиһазлар сатып алуга юнәлтелсә, икенчесе педагогның белемнәрен күтәрү, тернәкләндерү ысулларын, төркем һәм индивидуаль коррекция алымнарын камилләштерү өчен билгеләнгән.

– Бер энтузиазм аз, “үзен-чәлекле” балалар яки имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, яшьтәшләре белән аралашмаучы һәм гаджетларны өстен күрүчеләр белән эшләү-нең профессиональ психологик алымнарын камилләштерергә кирәк. Проектны гамәлгә ашырганда бу белемнәр миңа җитмәде, әмма хәзер, яңа грант ярдәмендә, мин Мәскәүнең социаль өлкәдә гамәли психология институтында еллык уку курсы өчен түлә-дем. Бу вакыт эчендә “Психолог”, “Арт-терапевт”, “Әкият терапевты” һәм “Ата-аналар мө-нәсәбәтләре” курслары дистан-цион рәвештә узачак. Алган күнекмәләрне өйрәнү дәверендә үк дәресләрдә кулланачакмын, – дип сөйли проект җитәкчесе.

Узган ярты ел эчендә Юлия Фәрит кызы һәм аның җитәк-челегендәге волонтерлар, тәр-бияләнүчеләр рәсем, комнан картиналар, халык һөнәрчелегенең төрле эшләнмәләрен ясарга өйрәнделәр, үз интернет-каналларын булдырдылар, хәйрия кичәсе үткәрделәр. Тәр-бияләнүчеләрнең берсе, 14 яшь-лек Әмир Абүзәров оялчанлыгын җиңеп, сәхнәгә беренче адымнарын ясады: үзе язган рэп стилендагы җырын башкарды. Тәрбияләнүчеләр оештырган декоратив-гамәли эшләнмәләр ярминкәсе зур уңыш белән узды һәм мәктәп фәннәрен өйләрендә үзләштерүче балаларга махсус маркер белән яза торган такталар сатып алырга мөмкинлек бирде.

Мәдәният йортында уздырылган дәресләргә “үзенчәлекле”

балалар бәйрәмгә баргандай ашыгалар. Чөнки алар инде белә – анда күңелле һәм кызык, монда җыелган һәр бала – талантлы һәм индивидуаль. Балалар волонтерлар күзәтүе астында чираттагы үстерүче уен яки әкият белән мавыккан арада, ата-аналар бер-берсе белән аралаша, яңалыклар һәм авырлыклар турында фикер алыша алалар.

Якын киләчәктә бу гаиләләргә үзләренең гербларын, нәсел шәҗәрәсен барлап, аның турында әкият язу, “Минем талантлы гаиләм” гамәли эшләр бәйге-күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Социаль педагог та бу “үзенчәлекле” балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерү, тормышларын иҗат һәм шатлык белән тулыландыру өчен эшләнәсе эшләр  төрләре аз түгел.

– Бистә көненә барысын да эшләп өлгерергә һәм бәйрәм вакытында бәйгегә нәтиҗәләр ясарга тырышабыз. Ә якын киләчәктә спектакль куярга әзерләнәбез. Костюмнар тегәр өчен тукыманы сатып алдык инде,  – дип хә-бәр итә педагог.

“Үзенчәлекле” артистлар спектакль куярга хыяллана. Анда инвалид бала гәүдәсе эченә эләккән фәрештә турында сөйләячәкләр. Бу, үз көчеңә, һәрвакыт яр-дәмгә килүче дусларыңа ышану тарихы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса