Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәһшәтле Сталинград сугышына багышлана

​​​​​​​Үзәк китапханәдә дә китап күргәзмәсе эшли. Анысы “Каһарман Сталинград” дип атала һәм ул немец-фашист илбасарларын Сталинград янында тар-мар итү вакыйгасына багышлана.

Дәһшәтле Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә һәм кешелек тарихында коры җир гаскәрләренең иң масштаблы сугышы булып санала. Сәяси яктан искиткеч әһәмияткә ия булган бу бәрелеш сугышның бөтен барышы тамырдан үзгәрүгә йогынты ясый.

Китапханәдәге күргәзмәдә әдәби китаплар да, вакытлы матбугат басмалары да урын алган. Константин Симоновның “Тереләр һәм үлеләр”, Юрий Бондаревның “Кайнар кар”, Виктор Некрасовның “Сталинград окопларында”, Василий Гроссманның “Тормыш һәм язмыш” китаплары, күп кенә мәкаләләр һәм башка язмалар – һәммәсе дә тарихта тиңе булмаган канлы бәрелеш, зур югалтулар, чиксез корбаннар турында сөйлиләр.

Светлана КЛЕЦОВА,Үзәк китапханә хезмәткәре
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса