Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

Гадәттәге эшлекле киңәшмә Бө-гелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов тарафыннан 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре һәм тантананың ничек узуына анализдан башланды. Бәйрәм чараларыннан алынган канәгатьлек хисләре белән беррәттән, булган җитешсезлекләр турында да әйтелде. Район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге алдына инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгына...

Гадәттәге эшлекле киңәшмә Бө-гелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов тарафыннан 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре һәм тантананың ничек узуына анализдан башланды.
Бәйрәм чараларыннан алынган канәгатьлек хисләре белән беррәттән, булган җитешсезлекләр турында да әйтелде. Район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге алдына инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләрен башлап җибәрү бурычы куелды.
* * *
Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова 30 апрель - 8 май көннәрендә 1 300 сугыш һәм тыл ветеранының мәктәпләрдә оештырылган бәйрәм концертларында булуын, ә йөри алмаган 200гә якын өлкәннәребезнең өйләренә барып котлаулары турында җиткерде.
* * *
БМР башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина бүген шәһәр һәм район мәктәпләрендә бердәм Экология дәресләре уздырылачагы турында хәбәр итте. Әлеге акция Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне сак-лау елы һәм санитар ике айлык кысаларында үткәрелә. 18 май көнне исә, әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында, агач утырту эшләре башкарылачак. Шулай ук шәһәр һәм район яны территорияләрендә законсыз барлыкка килгән чүплекләрне юкка чыгару бурычы да куелды. Әлеге нисбәттән үз җирлекләрендә алып барылган эшләр турында һәр муниципаль берәмлек башлыгының атна саен доклад белән чыгачагы искәртелде.
* * *
Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Мирфаяз Кашапов асфальт юлларны төзәтү эшләренең барышы турында бәян итте. Бу эш белән "Дорремстрой" җәмгыяте шө-гыльләнә. Ремонт барышында 4 700 квадрат метр юл төзәтелгән һәм ямау эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса