Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

17 февраль көнне хакимият бинасында эшлекле киңәшмә узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә оешма-предприятие җитәкчеләре, вәкилләре хисап тотты. Халыкны социаль яклау идарәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Татьяна Купче сөйләде. Икенче бинага күчү мәшәкатьләре, төрледән-төрле хөкүмәт билгеләгән түләүләрне башкару /аларның саны 72 (!)...

17 февраль көнне хакимият бинасында эшлекле киңәшмә узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә оешма-предприятие җитәкчеләре, вәкилләре хисап тотты.

Халыкны социаль яклау идарәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Татьяна Купче сөйләде. Икенче бинага күчү мәшәкатьләре, төрледән-төрле хөкүмәт билгеләгән түләүләрне башкару /аларның саны 72 (!) икән/, халыкка социаль ярдәм күрсәтү объектларына янгынга каршы куела торган сигнализация урнаштыру мәсьәләләре һәм башкалар белән таныштырды.

Кышкы салкыннар инде үтүгә дә карамастан, шәхси йортларда янгын чыгу очраклары кабатланып тора. Аларның сәбәпләре булып, ут белән эш иткәндә
куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү торганлыгы мәгълүм. 12 февраль көнне шәһәрнең Волков урамында янгын чыгуы, анда ике кешенең һәлак булуы моңа ачык мисал булып тора.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Валентина Усачева хокук саклау өлкәсендәге хәлләр белән таныштырды. Җирле хокук сакчылары көче белән федераль эзләүдә булган җинаятьченең тоткарлануы; Якупов урамындагы тәүлек әйләнәсенә эшли торган кибеткә төнлә һөҗүм ясаган бәндәләрнең кулга алынуы /Самара өлкәсеннән булган алар/; легаль булмаган алкогольле эчемлек кертүнең 4 очрагы теркәлүе; руль артына салмыш килеш утырган 4 кешенең ачыклануы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6