Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

8 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. Киңәшмә барышында үткән атнада башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәдәгеләр бу атнада булачак эшләр планы белән таныштылар. Җитәкче тарафыннан төп бурыч итеп шәһәр һәм районны Яңа ел бәйрәменә әзерләү мәсьәләсе куелды. Яшел...

8 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.
Киңәшмә барышында үткән атнада башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәдәгеләр бу атнада булачак эшләр планы белән таныштылар. Җитәкче тарафыннан төп бурыч итеп шәһәр һәм районны Яңа ел бәйрәменә әзерләү мәсьәләсе куелды.
Яшел чыршы...
Бәйрәмдә өй күрке булып торган чыршы яки нарат агачын урман хуҗалыгы хезмәткәрләре рөхсәтен-нән башка кисеп алган өчен штраф күләме 2 783 сум дип билгеләнгән. Бу турыда Бөгелмә урман хуҗалыгы җитәкчелеге хәбәр итә.
Алда аталган штрафка өстәп, әле административ хокук бозган өчен дә җаваплылык каралган. Анысының күләме - 3 000 сумнан алып, 3 500 сумга кадәр. Шуңа күрә яшел гүзәлкәйне сату рөхсәт ителгән тиешле урыннардан гына алырга кирәк, дип хәбәр итә "Бөгелмә урманы" учреждениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса