Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Дөрес итеп сөйләшегез һәм языгыз!”

Менә шушы сүзләр белән "Тоталь диктант" проектын оештыручылар быел 13 нче тапкыр россиялеләргә мөрәҗәгать итте. Һәм карап торуга -- бик тә уңышлы. Диктант язып, үз белемен тикшереп караучылар саны елдан-ел арта. Хәзер рус телендә диктант язарга, филологлар белән беррәттән, укучылар да, студентлар да һәм төрле һөнәр ияләре дә кушыла башлаган....

Менә шушы сүзләр белән "Тоталь диктант" проектын оештыручылар быел 13 нче тапкыр россиялеләргә мөрәҗәгать итте. Һәм карап торуга -- бик тә уңышлы. Диктант язып, үз белемен тикшереп караучылар саны елдан-ел арта. Хәзер рус телендә диктант язарга, филологлар белән беррәттән, укучылар да, студентлар да һәм төрле һөнәр ияләре дә кушыла башлаган. Быел "Тоталь диктант" проектында 700дән артык шәһәр катнаша. Бөгелмәләр дә өченче елын инде әлеге эштән читтә калмый. Грамоталы язуын тикшереп карарга 100дән артык кеше теләк белдергән булып чыкты.

2016 елның "Тоталь диктант" тексты авторы -- язучы Андрей Усачев. Шул рәвешле, кулына дәфтәр бите белән ручка алучылар "Древний мир" темасына тукталып, Олимпия уеннары турында язды. Бөгелмәдә диктант текстын Казан инновация университеты филиалының укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Кожевникова әйтеп торды. Барлыгы 289 сүз. "Диктант язучылар өчен иң кыены -- тыныш билгеләрен дөрес итеп кую. Диктантларны тикшергәндә бу аеруча яхшы күренә. Шуңа күрә текстны интонация белән укырга кирәк", -- ди ул.

Диктант язу күпләр өчен ностальгия, укучы булып йөргән чорларны искә алу булып торса, Әлфия Ишмиева өчен -- үз-үзеңне тикшерү мөмкинлеге. Әлеге мөмкинлекне ул инде өченче елын кулдан ычкындырмый. "Мин -- "Бугульминская газета" корректоры. Бу гамәл һөнәрем белән бәйле. Диктантны мин ел да язачакмын. Бу эшкә гаиләмне, туганнарымны да "җиктем". Бергә килеп, диктант язабыз. Ике ел рәттән "4"ле билгесе алдым. Бу яхшы билгеләрдән санала", -- ди ул.

Бөгелмәдә "Тоталь диктант" проектын оештыручыларының берсе, "КНИТУ"ның Бөгелмә филиалында җәмәгатьчелек белән элемтәдә торучы менеджер Станислав Недобежкин сүзләренә караганда, диктантны "яхшы" билгесенә язучылар Мактау грамоталары белән генә бүләкләнеп калмаячак. Спонсорлар ярдәмендә алар өчен сюрпризлар да әзерләнгән. "Җиңүчеләргә кыйммәтле күчтәнәчләр әзерләдек, шулай ук аларга фотоательега барып, фотога төшү мөмкинлеге дә биреләчәк", -- диде ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса