Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Документлар кабул итү дәвам итә

Игътибар! Республикада Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган "Лизинг-грант" программасында катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурста сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы сайтының "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства", "Программы поддержки предпринимательства", "Программа "Лизинг-грант" бүлекләрендә танышырга була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге программада 30 процент средство авыл эшмәкәрләренә гаилә фермаларын үстерү өчен бирелә. Үзебезнең һәм чит илләрдә җитештерлгән техника һәм җиһазлар 1 - 5 ел срокка бирелә, килешү нигезендә субсидияләнә. Субсидияләр түбәндәгеләргә бирелә:

- конкурста катнашу чорына, эшмәкәр булып теркәлгән субъект эшчәнлегенә 1 ел тулмаган очракта лизинг килешүенең
45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;

- эшмәкәрлек субъектының теркәлүенә бер елдан артык булганда, лизинг килешүенең 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел.

Программада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшчеләр саны 250дән артмаганнары, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары катнаша ала.

Барлык килеп туган сораулар белән ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Департаментының финанс-хокукый консультацияләр бирү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт. Тел: 8 (843) 524-90-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса