Bloomberg агентлыгы дөньяның иң бай 500 кешесен барлаган. Исемлектә Россия кешеләре дә бар. Леонид Михельсон 47 нче урынны биләгән. Тагын 25 россияле исемлектә бар.
Леонид Михельсон «Новатэк» газ компаниясенең җитәкчесе.
Иң бай кешеләр исемлеген Microsoft ның Билл Гейтсы, Уоррен Баффет, Amazon оешмасы директоры Джефф Безос башлап җибәрә.
Исемлеккә кергән 8 кешенең байлыгы ярты дөнья кешесенең милкәте кадәр дип исәпләгәннәр - 426 млрд доллар!