Диния нәзарәте Хәтер көнен һиҗри календарь буенча билгеләп үтәргә тәкъдим итә
Хәтер көнен татар халкының барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышлау зарур.
Диния нәзарәте Хәтер көнен һиҗри календарь буенча билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең инстаграмында хәбәр итә.
Бүген – шәүвәл аеның 13нче көне. Бу көнне Һиҗри буенча 959нчы елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан ханлыгы яулап алына. Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы бүгенге җыелышы шушы датага багышланган иде.
Казан ханлыгы мөселман дәүләте булганлыгын, өстәвенә 1552 елдагы вакыйгалар изге Рамазан аена туры килгәнен исәпкә алып, аксакаллар Хәтер көнен ел саен ислам календаре буенча үткәрергә тәкъдим итте. Ягъни һәр елны шәүвәл аеның 13нче көнендә.
«Үземнән шуны өстәп әйтәм: татар тарихында 1552 елдан соң шәһитләр булган. Алар да динебез, Ватаныбыз, милләтебез өчен җан биргән. Аларны дә искә алу бик мөһим. Шуңа күрә мин Хәтер көнен татар халкының барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм», диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең инстаграм битендә бирелгән хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа