Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте

​​​​​​​Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру максаты куйган.

Диния Нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды.

Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X