Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Демография" милли проекты кысаларында, Бөгелмәдә 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен укулар узды

Әлеге проект пенсия алды яшендәге кешеләргә төп эш урыныннан буш вакытта яңа һөнәрләр үзләштерергә мөмкинлек бирде

Пенсия алды яшендәге затлар өчен һөнәри белем бирү, квалификация күтәрү буенча барлык программалар да профстандартлар, профильле законнар һәм «Мәгариф турында» 273нче Федераль закон таләпләре нигезендә, укытучы-практиклар тарафыннан эшләнгән.

Укулар «Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте», «Бөгелмә аграр көллияте», "Татарстан Республикасы Армиясенә, авиациягә һәм флотка (ДОСААФ) ярдәм итү ирекле җәмгыяте" Төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Бөгелмә җирле оешмасы базаларында үткәрелде. Әлеге проектка федераль бюджеттан 1 265 282,37 мең сумнан артык акча күчерелгән.

Әлеге проект пенсия алды яшендәге кешеләргә төп эш урыныннан буш вакытта яңа һөнәрләр үзләштерергә мөмкинлек бирде, Шулай итеп, киләчәк хезмәт эшчәнлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса