Дару алган өчен акчаны кире кайтарып була
1 гыйнвардан салым түләүче кеше елына 15 600 сумга кадәр бәядә кайтара ала.
Моның өчен аласы даруның табиб язган рецепты булырга тиеш. Табиб рецептның берсен сезнең өчен, икенчесен салым инспекциясе өчен язачак. Берне генә бирсәләр, икенчесен сорап алырга кирәк булачак.
Сатып алганнан соңгы чекны да саклау мөһим. Чөнки табиб язган рецепт белән сатып алган чекны салым инспекциясенә илтәсегез була. Гаиләдә ике кеше эшләсә, дару өчен 31 200 сумга кадәр акчаны кире кайтарыла.
Рецептларны һәм чекларны ел дәвамында җыеп барырга кирәк булачак. 2020 елда алган дарулар өчен салым икенче елда кире кайтарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа