Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дагыстаннарга ярдәмгә бөгелмәләр китте

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең дүрт хезмәткәре 2016 елның 15 гыйнварында Казанга юл алды.


Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алар Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды составында коллегаларына хокук тәртибе сакларга булышу өчен Дагыстан Республикасына китәчәкләр.
Бүлек начальнигы, полиция полковнигы Р. Билалов хезмәттәшләре: полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау өчен җаваплы урынбасары, полиция подполковнигы А. Иванов, ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция капитаны А.Храмов, участок уполномоченные, полиция лейтенанты Ф. Әгъзамов, юл-патруль хезмәте полицейские, полиция өлкән сержанты К. Сакулинга хәерле юл, уңышлар теләде һәм Дагыстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү кебек җаваплы бурычны намус белән үтәп кайтачакларына ышаныч белдерде.
Моннан берничә көн генә элек шулай ук Дагыстанда хезмәт итү өчен административ законнарны үтәү бүлеге инспекторы, полиция капитаны А. Денисчев та киткән иде.
Бөгелмә полиция хезмәткәрләре коллегаларына Төньяк Кавказ Республикасын да 180 тәүлек буе җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса