Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Чын күңелдән”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, үзәк китапханәнең “Ветеран” клубында “Чын күңелдән” дип исемләнгән аралашу кичәсе узды.

Очрашу башында китапханәчеләр барлык катнашучыларны язгы бәйрәм белән котладылар. Чарада шулай ук 2нче музыка мәктәбе педагоглары һәм укучылары да катнашты. Укытучылар: Алла Томарова, Наталия Щербинина, Алсу Галиева, Вера Латыйпова Как много девушек хороших, Рио – Ритакебек инструменталь композицияләр яңгырады. Музыка мәктәбе укучылары (Серафима Шарова, Мария Васильева, Влада Егорова һәм Ярослав Болотов) яз, мәхәббәт һәм хатын-кызларга багышланган музыкаль номерлар башкардылар. Ветераннар Хәрефтән сүз җый”, “Рецептны тап”, “Чәчәкләрдән композиция яса”, “Төшеп калган сүзне куй” кебек төрле викториналарда, конкурсларда һәм уеннарда актив катнашып, күңелле, бәйрәм кәефе атмосферасы тудырдылар. Әлеге чарага “Галиҗәнап хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Ольга КАРПОВА,

 әйдәп баручы китапханәче

Анна КУДРЯШОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса