Чын татар Кыш бабае читек кия
Арча районының Яңа Кырлай авылында «Кыш бабайның бозлы әкияте» карлы-бозлы сыннар бәйге-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татар Кыш бабае белән Кар кызының әкияти биләмәләрендә быел кунакларны тагын да күңелле вакыйгалар көтә.
Инде сигез ел Татарстанның Арча районындагы Яңа Кырлай авылында декабрь-гыйнвар айларында, төгәлрәк 5 февральгә кадәр, татар Кыш бабае белән Кар кызы кунаклар кабул итә. Татар халык әкиятләрендәге һәм Тукай әсәрләрендәге танылган геройлар катнашында Кыш бабай балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлый. Татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей-комплексы территориясендә һәм бинасында үткәрелүче әкияти эчтәлекле уен-ярышлардан торган бу программаны сезон саен биш меңгә якын турист карап китә.Быел да Кыш бабай белән Кар кызының утары рәсми рәвештә 5 декабрьдә ачылды. Шул чакта Кырлайда «Кыш бабайның бозлы әкияте» бәйгесе игълан ителде. Әмма ул вакытка һаман да җиргә кар ятмавы, елга-күлләрдә боз катмавы аркасында аны тормышка ашыру кичектерелеп торды. Ниһаять, мул итеп кар яугач Арча һәм республиканың башка районнарыннан иҗади төркемнәр җылы бияләйләр киеп эшкә кереште. Шулай да күлдәге бозның калынлыгы тиешле дәрәҗәгә җитмәгәнгә боз сыннары карны катырып ясалды: әлеге технологияне бүген осталар еш файдалана.
Кыш бабайның - әкияти, балаларның хыял дөньясын чагылдырган сыннар ике - «Карлы сын» һәм «Бозлы сын» номинацияләрендә бәяләнде. Бәйгене оештыручылар - Кыш бабай һәм Кар кызы утары проектын гамәлгә куючы Казанның «Трэвэл-Эндвок» туроператоры белән Арча муниципаль районы хакимияте 100 мең сумлык приз фондын җиңүчеләр арасында бүлде. «Карлы сын» номинациясендә - Арча районының Яңа Кенәр авылындагы мәктәп-интернат укучылары, «Бозлы сын» номинациясендә шулай ук Арча районының Балалар сәнгать мәктәбе яшүсмерләре беренче урыннарны яулады. Яңа ел бәйрәмен сөенеп көтеп алган интернат балалары бүләкләү тантанасына үзләре ясаган кул эшләре күргәзмә-ярминкәсен дә тәкъдим итте. Бүләкләнүчеләр арасында Апас районыннан да яшьләр төркеме бар иде.
Быел карлы-бозлы сыннар бәйге-фестиваленең беренчесе булды, Арча районы аны киләсе елларда да уздырырга, географиясен һәм эчтәлеген тагын да баетырга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа