Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүп-чар реформасы

2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр үз көченә керде.

“Чүп-чар реформасы” - яңалыкны шулай дип атадылар. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга һәм Россия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр кертү белән бәйле ул. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк.

1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.

Түләү йортта яшәгән кеше санына карап исәпләнәчәк. Әле төгәл суммасы билгеле түгел, аны республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләргә тиеш. Түләүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык -  штраф каралган.

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса