Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүлдә кар яуды

Согыт Гарәбстанында җирле халык көтмәгәндә кар явуга шатлана

http://bigasia.ru/ сайты хәбәр итүенчә илнең төньяк-көнбатышында чүлдә кар яуды, термометр нульдән түбән температураны күрсәтте.

Табук шәһәре тирә-ягында аеруча күп явым-төшем күзәтелде. Әл-Мәдинә, Әл-Джауф төбәкләрендә һәм илнең төньяк чигендә стихия бик көчле булган.

Машина йөртүчеләр өчен әлеге суыклар чып-чын бәла-казага әверелә. Күпләр юл һәлакәтенә эләкмәс өчен автомобильләрен калдырып китәргә мәҗбүр була. Җирле халык һәм туристлар Җәбал-әл-Ләүз тавыннан чана-чаңгыда шуарга атлыгып тора, кайберәүләр хәтта кайнар эчемлек, милли ризыклардан авыз иттерер өчен махсус урыннар хәстәрләп куя. Күпләр кар бабайлар әвәләп, экзотик фотолар төшерергә җай чыгуга сөенә. Иң популяр фотолар – йомшак карга күмелгән дөяләр.

Узган елның мартында ил ак җәймә белән капланып, бүгенге кебек үк климат аномалиясе булган иде. Әмма кар бик тиз эреп бетте ул чакта. Ә быел кар көртләре метрдан да биегрәк.

Иранда, Сүриядә һәм Ливанда да табигатьтә шундый саташулар күзәтелә.

Фото: islam-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса