Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чит ил урынына - Татарстанга: туризм буенча ТР Дәүләт комитеты ялга җыенучыларга киңәш бирде

Республикада чит ил курортларына альтернатива булачак яхшы урыннар күп, дип саный Иванов.

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чит илдә ял итәргә җыенучыларны  Татарстанда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Хәзер чит ил ялын тәкъдим итү бик авыр, мин Татарстанда ял итәргә киңәш итәм. Биредә бездә яхшы, кызыклы һәм матур урыннар күп, шуңа күрә Татарстанда ял итегез, - дип билгеләп үтте Иванов, “Татар-информ МА корреспондентының соравына җавап биреп.

Аның сүзләренә караганда, хәзер бөтен дөньяда туризм тармагы коронавирус аркасында зыян күрә һәм зур югалтулар кичерә. Якын арада республикадан  туристлык компанияләренә дәүләт ярдәменең мөмкин булган чараларын табу планлаштырыла.

Элегрәк Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иранга юлламалар сатуны тыю турында искә төшерде.

 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса