Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чисталык үзебез өчен кирәк

Бөгелмә шәһәренең һәм Бөгелмә территориясенең йөзен тәртипкә китерү, чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һәм ямьләндерү максатыннан һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының 2014 елның 31 мартында чыгарган 338 нче номерлы карарын үтәү йөзеннән, 1 апрельдән башлап, 31 майга кадәр шәһәр һәм районда беркетелгән территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Яшәгән һәм...

Бөгелмә шәһәренең һәм Бөгелмә территориясенең йөзен тәртипкә китерү, чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү һәм ямьләндерү максатыннан һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының 2014 елның 31 мартында чыгарган 338 нче номерлы карарын үтәү йөзеннән, 1 апрельдән башлап,
31 майга кадәр шәһәр һәм районда беркетелгән территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Яшәгән һәм эшләгән төбәгебезне тәртипкә китерү эшендә барыгызның да актив катнашуыгызны сорыйбыз.
Һәр атнада, һәр пәнҗешәмбе саен үзегезгә беркетелгән һәм якын-тирә территорияләрне тәртипкә китерү өчен "Чиста пәнҗешәмбе" (санитар сәгать) уздыру зарур.
Җыелган чүп-чарны территориядән алып китүне сорап, заявкаларны алдан ук 4-00-99 номеры аша Бөгелмә муниципаль районының ТКХ, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлегенә җибәрергә кирәк.
Шәһәр күләмендә чистарыну өмәсе узган көннәрдә "Полигон ТБО" җәмгыятендә җыелган чүп-чарны түләүсез кабул итү оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса