Чиста Бөгелмә – чиста экология
"Макулатура тапшыр - агачны коткар" бөтенроссия акциясенә без дә кушылабыз! Без аны "Макулатура тапшыр - авыру балаларга ярдәм ит" дигән девиз астында оештырырга булдык. Кирәк булмаган, аунап яткан кечкенә кәгазь кисәге дә кемгәдер зур ярдәм китерергә мөмкин. Җыелган макулатура акчалары хәйрия эшенә тотылачак - Бөгелмәнең авыру балаларына ярдәмгә китәчәк. Кечкенә...
"Макулатура тапшыр - агачны коткар" бөтенроссия акциясенә без дә кушылабыз! Без аны "Макулатура тапшыр - авыру балаларга ярдәм ит" дигән девиз астында оештырырга булдык. Кирәк булмаган, аунап яткан кечкенә кәгазь кисәге дә кемгәдер зур ярдәм китерергә мөмкин. Җыелган макулатура акчалары хәйрия эшенә тотылачак - Бөгелмәнең авыру балаларына ярдәмгә китәчәк.
Кечкенә эш, ләкин зур файда! Беренчедән - экологияне саклауга үз өлешегезне кертәсез. Кәягазь бит ул күп тапкырлар эшкәртелә ала торган чимал. Икенчедән - авыру балаларга ярдәм кулы сузасыз.
ЭКО-бокслар инде үз урынын алды. Битараф булмаучылар макулатураларын К. Маркс урамы 32 йорт адресы буенча урнашкан редакция бинасындагы махсус капларда калдыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа