Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чираттан тыш сессия узды

5 февраль көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы II чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының чираттан тыш XXIV сессиясе узды.


Сессиянең көн тәртибендә бер генә мәсьәлә каралды: "Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен үзгәртү турында инициатива күрсәтү турында".
Сессиядә доклад белән Бөгел-мә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Марсель Каюмов чыгыш ясады.
Депутатлар Бөгелмә шәһәре, Зелёная Роща, Берёзовка, Кече Бөгелмә авыл җирлекләренең территория чикләрен үзгәртү инициативасы белән чыгарга дигән карар кабул иттеләр. Бу мәсьәлә хәзер шушы җирлекләрдәге халык җыеннарында тикшереләчәк.
Сессия карарының үтәлешенә контрольлек итү Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Беловага йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса